Бу хәл 18 августта Гафури районында булган.
Алар мунча ягарга ниятләгән, яндырып җибәрү өчен кулдан эшләнгән газ горелкасын кулланганнар. Ут киемнәренә капкан...
Әле балалар дәваханәдә. Янгын чыкмаган. Гаилә дә имин исәпләнә, ләкин менә ни өчен мунчаны балалар ягарга тиеш булгандыр, аңлашылмый...
Гомумән, узган атнада 12 янгын очрагы теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 6 кеше коткарылган. Ел башыннан исә 35 корбан исәпләнә, бу, узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда, 6 кешегә азрак.