+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 август 2019, 19:02

"Төркиләр алтыны"н эзлиләр

Бүген Чувашстанның башкаласы Чабаксарда "Төркиләр алтыны" IV Бөтенрусия төрки яшьләр форумы эшен башлады.

Бүген Чувашстанның башкаласы Чабаксарда "Төркиләр алтыны" IV Бөтенрусия төрки яшьләр форумы эшен башлады.
Анда Русиянең 11төбәгеннән 170 яшь кеше катнаша. Башкортстаннан фән, сәнгать, спорт һәм башка тармакларда уңыш казанган 38 вәкил килгән.
Форум программасында - төрле сессияләр, экспертлар берләшмәсе, власть, мәдәният, бизнес вәкилләре белән очрашулар, төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасын тикшерү, саклау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү.
Быел Федераль җыелыш һәм Русия Хөкүмәте әгъзалары, Президент грантлары фонды вәкилләре форумның кунаклары булачак.
Әлеге форум Уфада 2016 елда үткән иде.
Читайте нас