+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 август 2019, 14:43

Туганнарын балта белән тураклаган үсмер... отличник булган

Ул яхшы малай булудан туйган, диләр аның турында.

Ул яхшы малай булудан туйган, диләр аның турында.
Ульяновск өлкәсендәге Патрикеево авылында кичә алты кеше мәете табылуын хәбәр иткән идек. Биредә 16 яшьлек үсмер әнисен, энесен һәм сеңлесен, әбисен һәм бабасын үтергән, шуннан соң үз-үзенә кул салган. Бу малайның исеме - Тимерлан, әнисенең исеме Марина булган. Тимерлан туганнарын үтерергә җыенуын дусларына алдан сөйләгән. Бу турыда "Интертат" яза.
"Тимерлан - отличник, олимпиадаларда җиңүче бала, аның белән әнисе дә, укытучылар да горурлана. Ләкин үсмер яхшы бала булудан туйган", диелгән бу хәбәрдә.
Тикшерү фаразы буенча, Тимерлан туганнарын балта белән чапкан, аннары кәрәзле элемтә манарасына менеп, үз-үзенә кул салган.
Сыйныфташлары Тимерланны, әнисенең дә, укытучыларның да горурлыгы иде, дип искә ала. Ул быел 11нче сыйныфка күчкән, отличник булган, төрле олимпиадаларга җиңүләр яулаган.
Бу малайга барысы да "Тимур" дип дәшкән. Аның дуслары аноним рәвештә генә "КП" сайты хәбәрчесе белән сөйләшкән. Дуслары сүзләренчә, моңа кадәр Тимур барысыннан да туюын, туганнары белән бергә дөньядан китәргә җыенуын сөйләгән булган. Ләкин иптәшләре салмыш булган һәм берсе дә Тимурның сүзләрен җитди кабул итмәгән.
Соңгы айларда үсмер үзгәргән, әнисен дә тыңламый башлаган, участок полициясендә исәптә торган малайлар белән дуслашып киткән. Ул үзен "яхшы малай булудан туйган кебек" тоткан, диелә бу хәбәрдә.
Авыл биләмәсе хакимияте "КП" сайтына хәбәр иткәнчә, гаиләнең абруе яхшы булган, аларны авылдашлары хөрмәт иткән. Күрше-күлән белән бернинди конфликтлар да булмаган.
Читайте нас