+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 август 2019, 12:46

Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе йортын талаганнар

Әлшәй районының Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе йортын талаганнар. Карак кыргый хайваннар карачкыларын урлаган.

Әлшәй районының Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе йортын талаганнар. Карак кыргый хайваннар карачкыларын урлаган.
Полициягә оешма җитәкчесе Рәфис Хәйретдинов гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, урлашу 4-16 августта булган.
Җинаятьче Кызыл Йолдыз авылыннан ерак түгел урманда урнашкан аучылар йортына кергән. Ул ассоциациянең кыйммәтле трофейлар коллекциясен, шулай ук агач подставкадагы поши мөгезләрен урлаган. Карак шуруповерт һәм җылыту приборын да алган.
Хокук саклау органнары җинаять урыныннан җинаятьченең аяк киеме эзен һәм аучылар йортының йозагын ачу өчен файдаланылган кадак суыргычны алган. Тикшерүчеләр «Урлау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Читайте нас