+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 август 2019, 14:40

Үз баласын балконнан ыргыта язган...

Саранск шәһәрендә күпкатлы йортларның берсенең балконыннан исерек ир үзенең биш айлык кызын ыргыта язган.

Саранск шәһәрендә күпкатлы йортларның берсенең балконыннан исерек ир үзенең биш айлык кызын ыргыта язган.
Сабыйны полиция хезмәткәрләре коткарган.
Курчак сыман итеп аякларыннан тотып, баланы баштүбән болгаган ирне хокук сакчылары, күрше фатирдан кереп, тар гына кәрниз аша килеп эләктергән. Участок инспекторы Василий Мартынов, үз гомерен хәвеф астына куеп, җинаятьчене балконнан фатирына этеп кертә.
Мескен бала коткарыла. Исерек ирне кулга алалар. Ул бу көнне хатынын тукмап, фатирдан куып чыгарган була. Ул чыгып киткәч, балконнан бер-бер артлы телевизор, йорт җиһазларын урамга ташлый. Аннары, биш айлык кызын балконнан ыргытам, дип котырына башлый. Бу хәлне урамнан күргән әни кеше һуштан язып егыла.
Үз баласын үтерә язган 37 яшьлек ирнең моңа кадәр бер түгел, ун тапкыр җинаять җаваплылыгына тарттырылган булуы ачыкланган.
Нәрсә уйлап андыйларга кияүгә чыгадыр инде кайбер хатын-кыз - шаккатарсың!
Читайте нас