Түбән Новгород өлкәсендә биш яшьлек Зарина Авгонованы эзләү дәвам итә.
Ул ике көн элек туганнары белән урманга киткән. Арыгач, аны кайтарып куйганнар. Ләкин бер туганы бакчада булашкан арада кыз гаип булган.
Аны яңадан урманга киткән дип фаразлыйлар. Баланы меңгә якын кеше эзли. Анда кызга кагылышлы булган берничә әйбер дә табылган.
Хәлне шул да катлауландыра: күптән түгел урманда баланың эзләре янында аю эзләре табылган. Хәзер кешеләрне аннан чыгарганнар. Бөтен көч аюны тотуга юнәлтелгән.
Балаларыгызны күздән яздырмагыз. Урман - алар өчен куркыныч урын. Белгечләр җиде яшькә кадәр анда балаларны алмаска киңәш итә.