+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 август 2019, 13:20

Балаларның котын алганнар

Үсмерләрне кан, өзелгән гәүдәләр, өрәкләр белән куркытканнар...

Квест - маҗаралы уен дигәнне аңлата. Соңгы вакытта шундый уеннар оештырып, акча эшләүчеләр күбәеп китте.
Салават шәһәрендә "Зеркала" дигән квест оештыручы шәхси эшкуар чама хисен онытып җибәргән, күрәсең. Катнашучыларның күңеле булсын өчен ул уенга куркыныч тавышлар, кан һәм гәүдәнең киселгән өлешләре кебек элементлар керткән, өрәкләр булып киенгән актерлар да кеше һушын алырлык итеп тырышкан.
Республика Прокуратурасы тикшерү үткәргәннән соң, бу оешмада закон бозуның 90 очрагын ачыклаган, административ закон бозу буенча 9 эш ачкан. Балигъ булмаган балаларның сәламәтлегенә зыян китерүче мәгълүмат таратылган. Уен салоннарында янгын хәвефсезлеге буенча таләпләр бөтенләй үтәлмәгән.
Читайте нас