+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 август 2019, 12:38

Биш яшьлек баланы шкаф басып үтергән

Стәрлетамакта булган бу хәл.

Стәрлетамакта булган бу хәл.
Ул алты яшьлек абыйсы белән бүлмәдә уйнаганда шкафка менә дә, аннан батут өстенә сикерә. Шул чакта авыр шкаф аның өстенә ава.
Чакырылган табиблар берничек тә ярдәм итә алмый. Сабый алынган җәрәхәтләрдән җан биргән.
Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, гаилә имин исәпләнә. Әлеге хәл булган вакытта әниләре фатирда икенче бүлмәдә булган.
Ләкин балалар уйнаганда да алардан күз яздырырга ярамый. Бигрәк тә шкаф кебек зур-зур җиһазлар ныклап беркетелергә тиеш, балаларга анда менәргә ярамаганлыгын төшендерергә кирәк.
Читайте нас