+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 август 2019, 06:51

Комбайнны яшен суккан

Узган атнада Татарстанның Әтнә районында бик каты яңгыр яуган, яшене дә көчле булган, дип яза "Әтнә таңы" гәзите сайты. Менә шул яшен вакытында "Дусым" хуҗалыгының бер комбайнын яшен суккан.

Узган атнада Татарстанның Әтнә районында бик каты яңгыр яуган, яшене дә көчле булган, дип яза "Әтнә таңы" гәзите сайты. Менә шул яшен вакытында "Дусым" хуҗалыгының бер комбайнын яшен суккан.
Мари Эл белән чиктәш Күлле Киме авылы басуында хуҗалыкның 3 комбайны эшләгән. Яңгыр бик каты ява башлагач, комбайннар кайтырга кузгала.
Бу комбайннар артыннан хуҗалыкның янгын сүндерү машинасы да кайта. Чөнки һәр колхозның басуында янгын сүндерү машиналары кизү тора. Техникалар артыннан белгечләр, хуҗалык рәисе Ленар Сәмигуллин утырган җиңел машина да була.
Берзаман бик каты яшен яшьни, шул минутта ук "Полесье" комбайны барган җирдән яна башлый. Янгын сүндерү машинасы янда булганлыктан, ул тиз арада сүндерелә. Белгечләрнең оператив эш итүләре нәтиҗәсендә комбайнга артык зур зыян килми. Комбайнчы исән-сау.
Читайте нас