+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 август 2019, 11:26

Үлемечле авария ясаган хатынга хөкем карары чыгардылар

Водитель хатын велосипедта юл аша чыгып баручы 9 яшьлек малайны бәрдергән иде.

Каникуллар башланган гына мәлдә, 28 майда иртәсендә, Уфаның Октябрь проспекты белән Бессонов урамы киселешендә булган фаҗигале хәл турында язып чыккан идек инде.
Анда "Nissan X-Trail" автомобиле белән идарә итүче 33 яшьлек хатын велосипедта юл аша чыгып баручы 9 яшьлек малайны бәрдерде. Бала юлны светофорда яшел төс янганда чыгып барган. Кызганычка каршы, малайның гомере фаҗига урынында өзелде.
Шушы көннәрдә үлемечле авария ясаган хатынга хөкем карары чыгардылар. Ул ике елга шартлы рәвештә иркеннән мәхрүм ителде. Шулай ук, баланың әтисенә һәм әнисенә 500әр мең сум штраф түләячәк.
Читайте нас