+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 август 2019, 05:35

"Тәнеңне сатмасаң, үтерәм!"

Казанда фәхишәлек белән шөгыльләнүдән баш тарткан өчен притон хуҗасы 15 яшьлек кызга үтерү белән янаган.

Казанда фәхишәлек белән шөгыльләнүдән баш тарткан өчен притон хуҗасы 15 яшьлек кызга үтерү белән янаган.
Казанның Совет районында 34 яшьлек Айсинә Шәмсияровага карата җинаять эшен тикшерә башладылар. Ул балигъ булмаган балалар катнашлыгында интим-агентлык оештыруда гаепләнә, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче Айсинә Шәмсиярова 2018 елда Казанда арендага берничә фатир ала һәм аларда секс-притон оештыра. Элемтә өчен ул фәхишәләргә кесә телефоннары бирә, агентлыкның рекламасын Интернетта урнаштыра.
Моннан тыш, тикшерү вакытында Шәмсиярованың балигъ булмаган кызга янавы да ачыкланган. Фәхишәлек белән шөгыльләнүдән баш тарткан өчен ул кызның якыннарын үтерү белән куркыткан һәм аны пычак белән яралаган.
Айсинә Шәмсиярова "Үтерү белән янау", "Фәхишәлек белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм балигъ булмаганнарны фәхишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр итү", "Балигъ булмаган балалар катнашлыгында фәхишәлек белән шөгыльләнүне оештыру" мәддәләре буенча гаепләнә.
Шәмсиярова үз гаебен танымый. Суд аны СИЗОга җибәрде.
Бу хакта "Интертат.ру" яза.
Балаларыбыз, нинди генә хәлдә калмасын, эчендәгесен безнең белән бүлешергә әзерме икән? Әллә инде, аңлау таба алмаячагын алдан чамалап, шундый бәндәләргә иярергә әзерме? Ата-аналарга уйланырга урын бар.
Читайте нас