Бүген Русия Дәүләт флагы көне билгеләнә. Бәйрәм бөтенхалык һәм милли рух бердәмлеге, илнең якты киләчәгенә ышаныч билгесе астында үтә. Русия дәрәҗәсендәге тантаналар Президент Борис Ельцин указы белән 1994 елда ук кертелә, ә аннан өч ел алдарак Мәскәү Кремлендә урак һәм чүкечле кызыл байрак урынына беренче тапкыр өч төсле флаг күтәрелде.
Дәүләт бәйрәме рәсми рәвештә ял көне саналмаса да, Русия флагы көнен зурлап – күләмле чаралар: митинглар һәм демонстрацияләр, ачык һавадагы концертлар, флешмоб белән билгеләү гадәткә керде.
Бәйрәм уңаеннан Октябрьский шәһәрендә тантаналы чараларның тулы бер комплексы әзерләнгән иде. Алар арасында өстенлекне яшь буынга юнәлтелгәннәре алып тора. Атап әйткәндә, Үзәк шәһәр китапханәсендә “Бөек илнең төп флагы” китап күргәзмәсе оештырылды. Моннан тыш, китапханәләрдә һәм мәдәният оешмаларында патриотик юнәлештәге чаралардан “Русия державасы флагы” мәгълүмат сәгатьләре, күргәзмәләр үтте.
Тоташ шәһәр күләмендәге чаралардан “Русия флагы” акциясе кысаларында шәһәр үзәгендә һәм автовокзалда Русия символикасы тасмаларын тарату оештырылды. А. Шокуров исемендәге туган якны өйрәнү музеендагы чаралар “Балалар музейда” программасына ярашлы барды. Русия флагына багышланган кинолекторий аеруча уңышлы килеп чыкты.
Гомумән, Русия Дәүләт флагы көненә әзерләнгән чаралар бай тематикасы белән киң җәмәгатьчелекне җәлеп итте. Шәһәр мәдәният сарае биләмәсендә оештырылган “Русия флагы астында” флешмобы, “Ихата бәйрәме” концерты – моның ачык мисаллары.