+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2019, 09:55

Дүртөйледә Дәүләт флагы көне - зур бәйрәм

Бүген, 22 августта, бөтен илебез халкы Дәүләт флагы көнен билгеләгәндә, Дүртөйле районы һәм шәһәрендә дә әлеге датага багышланган зур чаралар үтәчәк.

Бүген, 22 августта, бөтен илебез халкы Дәүләт флагы көнен билгеләгәндә, Дүртөйле районы һәм шәһәрендә дә әлеге датага багышланган зур чаралар үтәчәк.
Көндез китапханәләрдә мәктәп укучылары өчен кызыклы һәм фәһемле викториналар, "түгәрәк өстәл"ләр оештырыла.
Кичке сәгать 6да Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемен йөртүче Яшьләр үзәгендә күркәм бәйрәм башланачак. Аның программасында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру, концерт каралган.
Ә аннан соң кинотеатрда илебезнең данлы, шанлы тарихына багышланган документаль һәм нәфис фильмнар бушлай күрсәтеләчәк.
Иртәгә исә, 23 августта, Яшьләр үзәгендә триколордан сувенирлар, брошьлар әзерләү буенча осталык дәресе үткәреләчәк.
Читайте нас