+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2019, 06:58

Груша өлгерде, җыярга килегез!

Кушнаренко селекция үзәгендә грушаларның җәйге сортларын җыю вакыты җитте, дип хәбәр иттеләр Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтынннан.

Кушнаренко селекция үзәгендә грушаларның җәйге сортларын җыю вакыты җитте, дип хәбәр иттеләр Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтынннан.
Барлык теләүчеләр дә груша уңышын җыюга чакырыла, 1 килограммы 20-40 сум тора.
Үзәкнең баш агрономы, алма һәм груша буенча селекционер Харис Фазлыйәхмәтов җиләк-җимешне тулы өлгерүгә 2-4 көн кала җыярга киңәш итә. “Шулай алар озаграк сакланачак, - ди галим. - Бакчачылар бу мәлне еш кулдан ычкындыра һәм грушалар коела, тиз бозыла”.
Грушаны кәгазь салфеткага төреп, тартмаларга тутыралар һәм суыткычта саклыйлар. Сортына карап, ике атнадан айга кадәр сакларга мөмкин.
Читайте нас