+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2019, 05:03

Оныгын йөзәргә өйрәткәндә... батырган

Бу тормышта шундый хәлләр дә була икән.

Бу тормышта шундый хәлләр дә була икән.
Алтай краенда картәтисе җиде яшьлек оныгын йөзәргә өйрәтү өчен елга буена алып килгән.
Ул аны, көймәгә бәйләп, елгага ыргыткан, бала судан үзе йөзеп чыгарга тиеш булган. Бервакыт көймә әйләнеп киткән һәм малай суда тончыккан.
Бу вакытта картәти исерек булган. Аңа карата "саксызлык буенча үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Эчкән кеше баланы түгел, үз-үзен дә карый алмый, югыйсә. Балаларын аңа ышанып тапшырган ата-ананың хәлен күз алдына китерү дә куркыныч.
Читайте нас