Узган елның октябрендә Бәләбәй районының бер авылында ике ирнең үсмер малайны урлап алып китү очрагы турында язып чыккан идек инде.
Хәл болай була: үз ихатасында машинасын төзәтеп йөргән ирнең салоныннан кесә телефоны югала. Ул шунда ук полициягә хәбәр итә һәм, угрылыкта күршедәге 13 яшьлек үсмерне гаепләп, гариза яза.
Әмма биш көннән соң, телефонны эзләү бик сүлпән барганлыктан, ул малайга үзе җәза бирергә ниятли. Бер танышы белән малайны башта "дөресен" сөйләтергә тырыша.
Үсмердән "мин урладым" дигән сүзне ишетә алмагач, аны машинага утыртып, урманга алып китәләр. Анда исә баланың авызына чүпрәк тыгып, үзен агачка бәйләп китәләр. Бәхеткә, малай, баудан ычкынып, авылга кайта.
Ирләр үз гаепләрен танымый. Шулай да суд аларның берсе - 4 елга сынау шарты белән 5 ел да 6 айга, икенчесе 3 ел да 6 ай сынау шарты белән 5 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителде.