+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2019, 12:39

Уфада “Эко-Яр” Халыкара архитектура фестивале үтә

Уфада үтүче IX “Эко-Яр” Халыкара архитектура фестиваленә төрле илләрдән һәм Русия шәһәрләреннән архитекторлар килде. Фестиваль программасы “Шәһәр төзелешен реновацияләү мәсьәләләре” дигән фәнни конференцияне һәм дөньякүләм танылган архитекторларның осталык дәресләрен үткәрүне күздә тота. Алар арасында Петр Арсич, Тотан Кузембаев, Уфада туган Эрик Вәлиев, Никита Асадов, Алексей Куковякин һәм башкалар бар. Кунаклар өчен Уфаның яңа төзелеш объектлары буенча экскурсияләр оештырылачак.

Фестивальдә Уфа өчен мөһим булган Сутолока елгасы ярының архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен эшләүгә конкурс үтә. Конкурска 24 проект куелган иде. Русия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков сүзләренә караганда, бу - бик күп, гадәттә, фестивальдә ике дистәдән дә ким проект була.
Конкурсантларга шактый катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Уфаның әлегә ташландык почмагын елга, транспорт артериясе һәм инде төзелгән күпкатлы йортлар арасындагы киңлеккә яңарту идеяләрен гамәлгә ашырырга туры килә.
Чехия архитекторы җитәкчелегендәге бәйсез жюри беренче, икенче һәм ике өченче урынга 500, 300, 100 мең сум күләмендә премия алачак иң яхшы проектларны сайлап алачак. Конкурс нәтиҗәләре 24 августта игълан ителәчәк.
Читайте нас