Бүген Уфада Русия Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәчәкләр. Аңа 350 ел тула. Русия Федерациясе флагы көне — дәүләт символларының берсе хөрмәтенә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә торган рәсми бәйрәм. Шушы уңайдан Уфа мәдәният учреждениеләре бай бәйрәм программасы әзерләгән, берьюлы берничә мәйданчыкта чаралар узачак.
«Нагаево» мәдәният йортында, В. И. Ленин йорт-музеенда китап күргәзмәләре оештырылачак. Бәйрәм кысаларында «Первомайский» мәдәният һәм ял паркында Русия Дәүләт флагы көненә багышланган акция (тасмалар тарату) 12:00 сәгатьтә үтәчәк. Искино мәдәният йортына 13 сәгатьтә “Минем туган илем” интеллектуаль викторинасы булачак.
“Русия флагы - безнең горурлыгыбыз” дигән бәйрәм программасы шәһәрнең М. Гафури исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Шәһәр халкын һәм Уфа кунакларын үзләренең концерт программасы белән Шәһәр мәдәният сарае, «Мирас» фольклор җыр һәм бию ансамбле чыгышлары сөендерәчәк. Ватаныбызга, Башкортстанга багышланган патриотик көйләр Шәһәр мәдәният сараеның тынлы оркестры башкаруында яңгыраячак.
Шулай ук «Фолк-драйв» республика акциясе кысаларында бию флешмобы да оештырылачак. Бәйрәм программасы 19 сәгатьтә башлана. Биредә үк, 17 сәгатьтә, муниципаль китапханәләр интерактив нокталар, китап күргәзмәләре, шулай ук танып-белү викториналары тәкъдим итәчәк.
23 августта 16 сәгатьтә И. Якутов исемендәге паркта Русиянең Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Теләге булган һәркем “Виват, Русия флагы!” квест-уенында, шулай ук тематик аквагримда катнаша ала. Русия дәүләте тарихын яратучылар өчен “Ак, зәңгәр, кызыл төс – дан һәм җиңүләр символы” дигән викторина кызыклы булачак.
Бүген 17 сәгатьтә Октябрь районы хакимияте Спорт тукталышы, “Искра” кинотеатры, “Башкортстан” лайфстайл үзәге, “Корсо” комплексы янындагы мәйданда Русия флагы көне уңаеннан патриотик акцияләр үткәрә.
Волонтерлар халыкка флаг көненә багышланган мәгълүмати белешмәләр таратачак.
Ә 24 августта уфалыларны “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркына бәйрәм чарасына чакыралар. Программа кысаларында Русия флагы тарихына багышланган викторина узачак, патриотик җырлар яңгыраячак. Чара 17 сәгатьтә башлана.