+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2019, 05:33

Зарина табылган!

Ул исән-саумы?

Ул исән-саумы?
Өч тәүлектән соң волонтерлар Түбән Новгород өлкәсендә югалган биш яшьлек Заринаны тапкан.
Кыз урманда коры ботаклар өстендә утырган. Табиблар аның организмы сусызлыктан нык хәлсезләнүен һәм хәле авыр булуын билгели.
Зарина туганнары артыннан урманга китеп гаип булган иде. Аны өч көн эзләделәр. Урманда аю пәйда булу эзләүне тагын да катлауландырды. Кызның исән булуына ышаныч кимегәннән кимеде... Һәм менә могҗиза!
Балаларыгызны күздән яздырмагыз, караучысыз калдырмагыз! Иң яхшысы - гел үзегез янында йөртү. Урман бала өчен бигрәк тә куркыныч.
Читайте нас