+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 август 2019, 12:10

Ана кеше ике баласын буып үтергән

Һәм шуның җәзасын да алган.

Һәм шуның җәзасын да алган.
Түбән Новгород шәһәрендә кылынган җинаять бөтен илне шаулаткан иде. Елена Кәримова, автомобилендә ике баласын буып үтереп, азактан җинаятен яшерергә теләп, аларны ташландык бер яшелчә саклау складына алып барып ут төртә.
Хатынкай башта җинаять кылуын танып, аннары, ике әзербайҗан үтерде, дип күрсәтмә бирә башлаган иде. Әмма аның бу күрсәтмәләрен бик күп дәлилләр белән кире какканнар. Видеоязмалар күрсәтүенчә, хатын балалары белән машинада үзе генә була.
Ана кеше, балаларыма лаеклы тәрбия бирергә акчам булмаганга аларны үтерергә булдым, дип аңлата үзенең бу вәхшилеген. Ул, шуңа карамастан, ай саен 40 мең сумга автомобиль арендалаган, дип яза "Өмет".
Кәримованы суд гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Читайте нас