+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 август 2019, 05:48

Чиновник пенсия алу өчен үзенә 34 яшьне өстәп язган

Дагстанда авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары, хезмәт пенсиясе алу максатында, үзенә 34 яшь өстәгән. Бу хакта республика Прокуратурасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Дагстанда авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары, хезмәт пенсиясе алу максатында, үзенә 34 яшь өстәгән. Бу хакта республика Прокуратурасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Кулецма авылы муниципаль биләмәсе башлыгы урынбасары булып эшләүче 1989 елгы ирнең ялган паспорт алуы ачыкланды. Анда аның туган көнен белә торып 34 яшькә арттырып язуы турында ялган мәгълүмат кертелгән», - диләр прокуратурада.
Түрә, шулай ук, ялган хезмәт кенәгәсен дә сатып ала, анда 1985-96 елларда колхозда эшләве күрсәтелә.
2018 елның мартыннан җинаятьчегә 155 мең сумлык пенсия түләнгән.
Кулецма авылы биләмәсе башлыгы урынбасарына карата җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас