Миңнегали Шәйморатов хакында аның шәхси водителе истәлекләре
Башкортстан Милли архивы фондларында легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал Миңнегали Минһаҗетдин улы Шәйморатовның тормыш һәм хәрби юлына кагылышлы шактый документлар, шул исәптән фотосурәтләр саклана. Шуларның берсе “Три месяца с генералом Шаймуратовым (записки шофера комдива)” дигән язма белән гәзит укучыларны таныштырырга булдык. Бу документта Шәйморатовны якыннан белгән кешенең, Ибраһим Шәрәфетдиновның, комдив хакындагы уй-фикерләре, генералның холкы һәм аянычлы язмышы бәян ителә.
“Миңа 1942 елның 10 декабреннән 1943 елның 16 февраленә кадәр 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры М. М. Шәйморатовны автомобильдә йөртергә насыйп булды.
Тормыш һәм хәрби хезмәт юлы бик җиңелдән булмый Миңнегали Минһаҗетдин улының, бу аның холкына йогынты ясамый калмаган. Бүтән командирлар кебек, ул да таләпчән, хәтта кырысрак та, әмма ул йөрәге белән шагыйрь иде. Миңнегали Минһаҗетдин улы җыр ярата, өздереп тальянда уйный иде.
1943 елның гыйнварында Ак Калитва шәһәрен фашист илбасарларыннан азат иткән вакыт аеруча нык истә калган. Таңда башланган артиллерияләрдән ату тавышы кичкә кадәр дәвам итте.
Генерал Шәйморатов белән “БМВ” машинасында елга яры буеннан киләбез, безнең алда дивизиябезнең эскадроннары һәм орудие расчетлары бара. Артка чигенүче дошман һәр карыш җир өчен җанын аямый сугыша. Әмма безнең яугирләрнең ташып барган гайрәте немецларның снарядларыннан да көчлерәк.
Генералның йөзенә күз сирпеп алдым: карашы, һәрвакыттагыча, җитди, иң мөһиме – тыныч. Кыска гына вакыт эчендә аның характерын өйрәнеп беткән идем инде. Нинди генә катлаулы хәл килеп тумасын, ул тузынмый, хәтта безне тиргәгән вакытта да тавышын күтәрми иде. “Безне” дип әйтүем шуннан: генералның адъютанты, лейтенант Әсхәт Мөхәяров һәрчак безнең янда булды, Шәйморатов аны гади генә итеп “Әсхәт” дип йөртте.
Кинәт якында гына снаряд шартлады. Алдыбыздан китеп барган атлар күз ачып йомган арада юкка чыкты, ярый яугирләргә бернәрсә дә булмады. Хәрәкәт беразга тукталып калды.
– Чак кына читкәрәк китеп туктап тор әле, – дип боерды шулчак генерал.
Күп тә үтмәде, штаб начальнигы И. И. Голенев һәм подразделениеләр җитәкчеләре аның янына килеп, бер-бер артлы мәгълүмат бирә башлады. Алар сөйләшкән арада мин Әсхәт Мөхәяров белән КП (команда пункты) өчен бина эзләргә киттек. Көн кичкә авышкан иде инде. Бер өйне сайладык та кире борылдык. Киңәшмә беткән иде. Генералны машинага утыртып, КП булачак йортка алып килдек. Адъютант машина ишеген ачарга гына төшкән иде, ул да булмый генерал: “Шушында торып, сугыш хәрәкәте белән ничек җитәкчелек итеп була, ә? Эх, сез, бурсыклар!” – дип тиргәп тә ташлады.
Мыштырдарга вакыт юк – “БМВ”ны 180 градуска борып, яр буена килеп чыктык. Урам очында калкурак җирдә урнашкан яртылаш таш йорт янына барып туктарга кушты командир. Моннан елганың көнбатыш яры ап-ачык күренеп тора иде. Комдив һәм адъютант өйгә кереп китү белән мин “БМВ”ны ихатага кертеп тә куйдым.
18 яшьлек элемтәче егет Әнгам Магазов өй эчендә рация урнаштырды. Караңгы төшүгә эш тә тәмамланды.
Нык ачыктырган иде. Ничек итеп тизрәк генералның тамагын туйдырырга икән, дип баш вата башладык. Пешекче яугир Закир Вафин да яныбызда юк иде. Шулчак, әкияттәге кебек, күз алдыбызда ул пәйда булды: ике кулында да төргәкләр – без балалар кебек шундый шатландык!
Өйнең кухнясына кердек. Пешекче кулындагы ризыкны өстәлгә куйды: кәстрүл эчендә аш, ә икенче савытта сарык ите белән бәрәңге иде. Каты алыш барган чакта бу искиткеч хәл булды: әйтерсең лә, туган Башкортстаныбызның тәмле исе йортка тулды!
Менә шундый могҗиза тудырырга сәләтле иде безнең Вафин. Сугышка кадәр ул укытучы булып эшләгән, яшькә бездән өлкәнрәк, бик белемле абый иде.
Иртән Шәйморатов янына корреспондент-язучылар Кадыйр Даян, Кирәев һәм “Кызыл атлылар” гәзите мөхәррире урынбасары Әхтәм Ихсан килделәр. Хәбәрчеләр сораулары белән шунда ук “һөҗүмгә” күчте. Сорашыр нәрсәләр җитәрлек иде шул: Северский Донец елгасының көнбатыш ярында әле дошман белән көчле алыш, 79,9нчы калкулыкны яулау өчен канкоеш дәвам итә иде.
Генерал Шәйморатов планы буенча, бу калкулыкка ия булу арытаба һөҗүмдә зур әһәмияткә ия иде. Катлаулы хәрби бурычны үтәү лейтенант Атаев җитәкчелегендәге 30 кешедән торган төркемгә йөкләтелде.
Батыр кавалеристлар өстенә дошман яңадан-яңа көчләр җибәреп торды. Атаевчылар соңгы сулышка кадәр, безнең төп көчләр килеп җиткәнче, 79,9нчы калкулыкны үз кулында тотып торды. Асылда, алар үзләренең каһарманлыгы белән 28 панфиловчының батырлыгын кабатлады. Безнең дивизиянең полковник Фандеранцев җитәкчелек иткән полкы кавалеристлары калкулыкка барып җиткәндә аларны янып утыручы танклар, бронетранспортерлар һәм 300ләп фашист мәете каршы ала.
Ватаныбыз 30 кавалеристның батырлыгын югары бәяләде: лейтенант Атаевка үлгәннән соң “Советлар Союзы Герое” исеме бирелде, ә 29 яугир Iнче дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденына лаек булды.
Дивизия алып барган хәрби хәрәкәт, уй-планнары хакында генерал озак сөйләде. Төштән соң комдив хәбәрчеләрне тиешле җиргә илтеп куярга кушты.
1943 елның 8 феврале. 4нче гвардия корпусының танклары ярдәмендә Белесколоватово тирәсендәрәк каршы якның оборонасын өзеп, дошман тылына үтеп кердек. Бу искиткеч зур операция иде: Донбасс аша Ростовка омтылган явыз илбасарларны туктатып, аларны кыйрату бурычы тора иде безнең алда.
Дошманның арытабангы юлына киртә кую максатында кавалеристлар Дебальцово тимер юл станциясен сафтан чыгарырга тиеш иде. Бу катлаулы операцияне дивизия бик шәп үтәп чыкты: рейдның беренче көннәрендә үк безнең эскадроннар фашистларның котын алды, алар башкорт гаскәрен хәтта “кыргый дивизия” дип атады.
14 февральдә хәрби операция тәмамланды дигәндә генә көтелмәгән хәл килеп туды – уйламаганда дошман уратып алды. Корал, азык-төлек китерерлек мөмкинлек калмады...
Чернухино янында бервакыт комдив, яшерен окоптан чыгып, тирә-юньне карап алырга була. Шулчак адъютант Мөхәяров бер полицайның Шәйморатовка коралын төбәп торганын күреп кала һәм гәүдәсе белән генералны каплап өлгерә. Кыю лейтенант каты яралана. Дошман пулясын аның тәненнән безнең күз алдында Надежда исемле тәрҗемәче теше белән суырып чыгарды.
Әсхәт яралангач, аның хәрби бурычы миңа йөкләтелде.
15 февраль төнендә генерал Шәйморатов миңа корпус штабына барып килергә әмер бирде. КП өч чакрым гына ераклыкта иде. Әмма туктаусыз атыш алып барылганлыктан, комдив үзем белән бер солдат алырга кушты. КПга исән-сау барып җитеп, Шәйморатовка тәгаенләнгән пакетны алдык та кире әйләндек.
Блиндажда комдив штаб начальнигы, полковник Голенев белән икесе генә иде. Мин, култык астыннан алып, пакетны генералның кулына тоттырдым. Шәйморатов аны җайлап кына ачты да язуга төбәлде һәм, полковникка карап: “Советлар Союзына хезмәт итәм!” – диде.
Бу документ Югары Башкомандующий Сталинның безнең дивизиягә 16нчы гвардия исеме бирелүе хакындагы приказ күчермәсе иде. Мөһим операциядә катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерелгән, яуда батырлык күрсәткәннәрне наградага тәкъдим итәргә, диелгән.
Күп тә үтмәде, комдив мине янә чакырып алды да: “Машинабыз шәп иде, ләкин арытаба ул безгә кирәкмәячәк. Дошман кулына эләкмәсен, шартлатмыйча гына аны юк итәргә кирәк булыр. Безгә дошман камавыннан чыгарга вакыт”, – диде.
Комдивның боерыгы үтәлде – “БМВ” бензин сибеп юк ителде. Эшне төгәлләп, кире әйләнеп килүемә миңа тәгаенләнгән ат яраланган булып чыкты. Комдивка бу хакта әйткәч, ул: “Тулпар жәл, нишлисең инде, ияр-йөгәнен салдыр да атарсың. Үзең җәяү китәрсең”, – диде.
Бу Шәйморатов белән минем соңгы тапкыр күрешүнең берсе булды. 1943 елның 16 февралендә төнге сәгать 2дә юлга чыктык. Барча яугирләр атта, ә без, 20ләп кеше, җәяү барабыз. Тирә-якта – дошман, приказларны бер-беребезгә пышылдап кына җиткерәбез.
Рейдның соңгы көне: җиде көн, җиде төн артта калды. Бу 1943 елның 23 феврале – Кызыл Армия һәм Хәрби Флотның 25 еллык юбилей көне иде.
Юлино авылы янындагы эскерт янында ял итеп алырга булдык. Шулчак сул якта безнең дивизиянең алдан баручы баш заставасы пәйда булды. Иң алда генералыбыз Шәйморатов атта килә. Алар безнең янга килеп җитү белән, барыбыз да аягөсте торып, комдивны сәламләдек. Мине танып алгач: “Ну, хәлләрең ничек?” – дип сорады, мин исә: “Яхшы, генерал!” – дип җавапладым. “Ярар, хәлиткеч мәл җитте”, – диде дә атын авыл ягына борды.
Шәйморатовның заставасында штаб комиссары Ариткулов, политбүлек вәкиле Гыймалетдинов һәм штаб хезмәткәрләре бар иде. Бу очрашу генералыбыз белән соңгысы булды.
Юлино авылында барган каты яуда генерал Шәйморатов һәлак була – без анда көндезге сәгать 12 тирәсендә генә барып җиттек. Бу, безнең дивизия дошман камавын өзеп чыгып, “олы җиргә” аяк баскан беренче авыл булды.
24 февральнең төн уртасында гына дошман камавыннан котыла алдык. Кызганычка каршы, яныбызда дивизиябез командиры, генерал Шәйморатов кына юк иде – шунысы иң зур үкенеч булды”.
Матбугатка Нияз БУЛАТОВ әзерләде.