“Русия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Законда хроник авырулы инвалидларга торак бирү каралган. Ул авыруларның исемлеге Русия Хөкүмәтенең 2004 елдагы 817нче карары белән ныгытылган иде. Үткән елда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының яңартылган исемлеге көченә керде.
Буллез, пемфигус, герпетик дерматит, эпидермолиз.
ВИЧ белән авыручы балалар.
Хәрәкәтләнүдән мәхрүм кешеләр.
Тумыштан йөри алмаган Шарко-Мари авыруы белән интегүчеләр.
Эчке органнары һәм җилекләре трансплантацияләнгән кешеләр.
Бөер авыруларының авыр төрләре (хроник нефрит, гломеруляр авыру, нефропатия, нефрит.
* Фатиры булмау яисә мохтаҗлыгы турында документ;
* Сәламәтлек саклау органнарыннан инвалидлыкка белешмә;
* Матди яктан аз тәэмин ителүе турында документлар.
Яшәү шартларына карап бирелә
* Әгәр фатирда берничә гаилә яшәсә;
* Гаиләләрнең берсендә кайбер авыр хроник чирлеләр булса;
* Авыру белән бер фатирда яшәү мөмкин булмаса;
* Гаиләнең үз фатиры булмаса.
Бу очракларда документлар әзерләгәндә авыру белән бер фатирда берничә гаилә яшәгән очракта, сәламәтлек саклау органнары махсус заключение чыгарырга тиеш. Аны табиб-консультация комиссияләре (ВТК) бирә.
Фатир алу вакыты муниципалитетлардагы социаль торакка булган чиратларга бәйле. Аны хакимияткә мөрәҗәгать итеп, чиратта күпме кеше торуын ачыклау юлы белән белеп була.
Сәхифәне Мөнир МӘХМҮТОВ әзерләде.