Благовещендагы “Северный” бистәсендә республика җитәкчесе килеп киткәннән соң гына хәлләр яхшы якка үзгәрә башлады
Благовещен шәһәрендәге “Северный” бистәсенә 1993 елда нигез салынган. Биредә хәзер ике мең ярым участок исәпләнә. Ләкин һаман да юл юк, күпчелек урамнарда фонарьлар куелмаган, йортлар үзәкләштерелгән су челтәренә тоташтырылмаган.
Бистәгә автобус, чокыр-чакырларны үтеп, көчкә килеп җитә. Кырык минутка бер тапкыр йөри. Ял көннәрендә аннан да сирәгрәк. Тукталышка барып җитү өчен халык кайчак берничә чакрым җәяү үтәргә мәҗбүр. Җимерек юллар аркасында “Северный”га таксистлар да заказ алмаска тырыша.
Бу хәлгә күпме түзәргә була соң! Биредә яшәүчеләр зарларын республика җитәкчесенә тезеп язган, моны “Инцидент” системасы тотып алган.
Республика җитәкчесе Радий Хәбировның күптән түгел “Северный”га шәхсән килүенә әлеге мөрәҗәгатьләр ташкыны сәбәпче булды да инде. Һәм, ниһаять, күп нәрсәгә ачыклык кертелә башлады. Билгеле булуынча, муниципалитетның юлларга ком-таш җәю мөмкинлеге бар икән, ләкин менә техника җитешми. Радий Хәбиров республика махсус техниканы күпләп сатып алачагын белдерде һәм аның монда да бүленәчәгенә ышандырды. Моннан тыш, урындагы властьларның быел юллар төзүгә 10 миллион сум акча алганлыгы билгеле булды. Республика җитәкчесе алар алдына әлеге бистәгә юл салу бурычын куйды.
Су кертүгә килгәндә, урындагы чиновниклар фикеренчә, бу мәсьәлә быел урыныннан кузгалган. Суүткәргечне проектлау тәмамланган. “Северный”да аны кертү республика бюджетыннан финанслануына исәп тоталар.
Коммуникацияләр үткәрү, юллар төзү һәм ихаталарны төзекләндерү — “Инцидент” системасының эшче төркеменә килгән иң еш сораулар. Еш кына шундый мөрәҗәгатьләрдән соң республика җитәкчесе Радий Хәбиров бу урынга үзе чыга. Эшче төркем властьларның битарафлыгын яшереп калдырмаска, ә җитешсезлекләр турында шәхсән республика җитәкчесенә язарга чакыра.
Бу яктан стәрлетамаклылар аеруча актив. Шул актив булулары нәтиҗәсендә күптән түгел аларның тагын бер проблемасы хәл ителде. Күпкатлы бер йортта яшәүчеләр лифтларына зарланган: аның идәнендә ярыклар хасыйл булган, хәрәкәт иткәндә коточкыч тавыш чыгара, кыскасы, лифт менә-менә җимерелеп, аска мәтәлер кебек. Моннан тыш, халыкның аның еш ватылуына җаны әрни. Биредә яшәүчеләр лифтка балаларын үзләрен генә кертергә курка, гел озатып йөри икән.
Алар социаль челтәрләргә язган шикаять тә “Инцидент” системасына эләккән. Эшче төркем аны Стәрлетамак шәһәре хакимиятенә җибәргән. Шәһәр мэриясе идарәче компанияне “дер селкеткән”. Соңгылары проблеманы тиз генә хәл итү чарасын күргән. Баксаң, лифтның идәндәге алюминий беркетмәләре өзелгән икән. Шуңа күрә кешеләргә аның шахтасы күренеп торган. Хезмәтләндерү компаниясе вакытлыча агач беркетмәләр куеп торган. Тиздән аларны металлга алыштырырга тиешләр.
Баксаң, бу лифтның ничәнче елда эшләнгәнлеге дә билгесез, хәвеф-хәтәр була калса, кайда шалтыратырга телефоннары да язылмаган икән. Тиздән алар куелырга тиеш. Файдалану вакыты буенча да документлар күтәреләчәк. “Эшли ала” дигән заключение алса, ул алыштырылмаячак.
Лифтларны алыштыру подъездларны ремонтлау буенча республика программасына кермәсә дә, идарәче компанияләр аларны хезмәтләндерүче оешмаларга кабиналарны тәртипкә китерүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Йортта яшәүчеләр хәвефсезлекләре өчен хафаланмасын, тыныч булсыннар өчен.