+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Августа 2019, 04:08

Видеокамерага сөяркәләр дә эләгә...

Агымдагы елның беренче яртысында исерек килеш руль артына утырган 8 меңгә якын водительне тоткарлаганнар

Агымдагы елның беренче яртысында исерек килеш руль артына утырган 8 меңгә якын водительне тоткарлаганнар


Мәгълүм булуынча, агымдагы елда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча юлларда видеокамералар күпләп куелачак. Бу тизлек арттырырга яратучы водительләрне тынычландырырга тиеш.


Чыннан да, республика юлларында тиз йөрергә яраталар. Һәр өченче юл-транспорт һәлакате тизлекне чамадан тыш арттыру сәбәпле була. Нәтиҗәдә, күпме кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның беренче яртысында 707 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 178 кеше һәлак булган, 2175е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 1,1 процентка кимегән. Республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов билгеләвенчә, каза күрү­челәр арасында балаларның күп булуы аеруча борчый. Әлбәттә, бу хәл кагыйдәләрне санламау нәтиҗәсендә килеп чыга. Күп әти-әни балаларын махсус креслога утыртмый. Шулай ук, күпчелек юл-транспорт һәлакәтенә водительләр гаепле. Башкалада, мәсәлән, ЮХХДИ хезмәткәрләре бер көндә генә каршы як полосага чыккан өчен 25 протокол төзегән.

Водитель таныклыгын үзе белән йөртүне дә кирәк дип тапмаучылар бар. Күптән түгел 21 яшьлек кыз, иптәшләре белән төне буе кәеф-сафа корып, алкогольле эчемлекләр кулланган. Аннары сәгать иртәнге алтыда Уфада машинада йөргәннәрен видеоязмага төшереп, социаль челтәрләргә “элгәннәр”. Нәтиҗәдә, аларны ЮХХДИ хезмәткәрләре туктатырга ниятли, әмма яшьләр аларга буйсынырга ашыкмый. Кыз светофорда кызыл утка үтеп, машина бәрдерә, каршы як полосага чыга, качарга ниятли. Нәтиҗәдә, юл-транспорт фаҗигасенә тарып туктый. Аллаһка шөкер, бер кеше дә зыян күрми. Тикшерүләрдән соң кызның водитель таныклыгы булмавы ачыкланган. Ул шул килеш гыйнвар аеннан бирле машина белән идарә иткән. ЮХХДИ хезмәткәрләре аңа карата 12 протокол төзегән.

Гомумән алганда, республикада исерек килеш машина белән идарә итү очраклары еш күзәтелә. Быел 8 меңнән артык водитель тоткарланган. Әйтик, июльнең соңгы атнасындагы ялларда 180 кеше исерек килеш руль артында тотылган. Ә күпмесе тотылмый калган? Республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов билгеләвенчә, Туймазы, Әбҗәлил, Баймак районнарында хәл аеруча катлаулы кала. Агымдагы елда бу районнарда иң күп юл-транспорт һәлакәте һәм кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.

Шулай ук, Динар Гыйльметдинов җәмәгатьчелектән дә ярдәм сорады. Исерек кешенең машина белән идарә итүен күрсәгез, нинди дә булса полиция бүлегенә шалтыратыгыз һәм аны тоткарлаячаклар. Чөнки бер исерек гаебе белән күпме кешенең гомере өзелергә мөмкин.

Республикада юлларның тиешле таләпләргә җавап бирмәү очраклары да юл-транспорт һәлакәтенә китерә. Шундый 802 очрак теркәлгән, 86 кеше һәлак булган, 1309 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу юнәлештә эшләр бара. Юлларны яңартуга күпләп акча бүленә. Шул исәптән федераль бюджеттан да. Биредә “Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты ярдәмгә килде.

Шулай ук, республика шәһәр­ләрендә водительләр өчен шактый зур проблема бар. Ул да булса – машина кую урыннары. Мәгълүм булуынча, һәр гаиләдә машина бар, хәтта берәү генә дә түгел. Әмма машина кую урыннары бик аз, яки алар өчен акча түләргә кирәк. Күптән түгел машинаны чирәмгә куйган өчен штраф салу турында закон кабул ителде. Әлеге вакытта халык шәһәр хаки­миятләре белән ул штрафлар буенча фикер алыша.

Русия Президенты Владимир Путин үзенең чыгышында камераларны штраф җыю өчен түгел, ә кеше гомерен саклау өчен кулланырга кирәклеген белдерде. Һәм ЮХХДИ хезмәткәр­ләренең дә төп эше кешегә штраф салу түгел, ә юлда тәртип урнаштыру булырга тиеш.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов видеокамералар урнаштыру буенча аңлатма бирде:

— Барлыгы 289 камера урнаштыру планлаштырыла. 1 июльдән федераль әһәмияттәге юлларда 57 камера эшли башлады. 1 ноябрьгә Уфада 62 комплекс эшләтеләчәк. 1 декабрьгә торак пунктлардагы урамнарда 150 камера куелырга тиеш. Нәтиҗәдә, киләсе елның 1 маена 1000 камера урнаштырылачак. Бу максатларга 5,687 миллиард сум таләп ителә.

Бу җәһәттән республика җитәкчесе Радий Хәбиров юлларда фотови­деотеркәү камералары урнаштырылган урыннар турында халыкка хәбәр итүнең зарурлыгын ассызыклады.

— Аларның кайда урнаштырылуын һәр кеше белеп торсын, чөнки безнең бурыч — аларны яшерү, кагыйдә бозган водительләрне куаклыктан аулау түгел. Бурыч икенче — тизлек режимын көйләү. Водительләр бу урында камералар куелганлыгын һәм, штраф түлиселәре килмәсә, тизлекне ки­метергә кирәклеген белсен, — диде республика җитәкчесе.

Камераларны яшереп куюга карата таләпләр бар. Мәсәлән, ул күчмә камералар булса, алда камера тору турында билге куелырга тиеш түгел. Чөнки ул урында тизлек күрсәтелгән билге куелган. Ә инде камера озак вакытка урнаштырылса, аның алдыннан “фототеркәү” камерасы торуы турында билге куелырга тиеш.

Гомумән, камералар юлда тәртип урнаштыру, кеше гомерен саклап калу максатында куела. Юл кагыйдәләрен бозмаган очракта сезгә бернинди штраф та килмәячәк.

Әйтергә кирәк, камералар юл кагыйдәләрен бозуны гына түгел, “әхлакый җинаять”ләрне дә терки икән. Күптән түгел Русиядә фототеркәү камерасы ярдәмендә хыянәт ачыкланган. Ир кесә телефонына “Штрафлар” кушымтасын керткән булган, һәм хатыны хыянәтен шуның ярдәмендә ачыклаган да. Хатыны икенче ир белән машинасында барганда, юл кагыйдәләрен бозып, ЮХХДИ фоторадарына эләккән. Штраф хәбәре фото белән бергә ирнең телефонына килгән. Шулай итеп, камера ярдәмендә хыянәт тә ачыкланган, юл кагыйдәсен бозу да теркәлгән.

Транспорт чаралары саны елдан-ел арта. Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәте дә, юл йөрү кагый­дәләрен бозу очраклары да зур. Штрафлар күләменең үсүе, кагый­дәләрнең катгыйлануы юлларда хәвефсезлек тәэмин итү, кеше гомерен саклап калу өчен кертелгән. Халык та шуны аңларга тиеш. Беркемнең дә якын кешесен югалтасы килмидер...
Илгиз ИСХАКОВ.
Читайте нас