+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 август 2019, 08:21

Айгөлнең хәле начарая...

Яман шешкә каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлованың хәле көннән-көн мөшкелләнә.

Яман шешкә каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлованың хәле көннән-көн мөшкелләнә.
Аңа өченче тапкыр үпкәсеннән сыеклыкны суыртып алырга туры киләчәк. Моңарчы ике тапкыр паллиатив ярдәм бригадасы медиклары берничә пакет – барлыгы 3 литрга якын сыеклык суыртып алган.
"Сыеклык күп, иртәгә үк алырга кирәк, диделәр", - дип уртаклаша Айгөл. Ул әхлакый һәм матди ярдәм өчен барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерә, дип яза " Матбугат.ру".
Атна башында Айгөл хәленең начараюы турында сөйләде: "Бу көннәрдә нидер язарга көч һәм теләк булмады", - ди кыз, үпкәдәге сыеклык проблемасы хәл ителмәүгә ишарәләп.
"Атна буе көчле тын буылу борчый. Ике үпкәдән дә сыеклыкны суыртып алдылар, әмма нәтиҗәсе юк, хәлем тагын да начаррак», - ди ул.
Читайте нас