22 августта Иглин районының Иске Кобау авылында фаҗига була.
Мунчада балаларын юындырганда 40 яшьлек хатын кинәт кенә пычак белән 5 яшьлек кызына ташлана.
Балалар ачыргаланып кычкырган тавышка әтиләре йөгереп килә һәм тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта. Урындагы авыл Советының опека бүлегендә хәбәр итүләренчә, 8 бала тәрбияләнгән гаилә авылда рәсми рәвештә теркәлмәгән була.
Күпбалалы гаилә бирегә яңарак күченгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын психик авырудан интеккән.
Бәхеткә, сабый исән кала. Пычак, йөрәк яныннан үтеп, бер як үпкәне җәрәхәтли. Нәни кызга кичекмәстән операция ясыйлар, әлеге вакытта ул дәваханәдә. Тикшерүчеләр гаиләнең яшәү шартларын тикшерә.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү дәвам итә, дип яза "Өмет".