+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 август 2019, 07:00

Дөньядагы иң бай кеше вафат

Аны 42,4 миллиард долларлык байлыгы да Әҗәлетдин бабайдан коткарып кала алмагын...

Аны 42,4 миллиард долларлык байлыгы да Әҗәлетдин бабайдан коткарып кала алмагын...
23 августта Америка бизнесмены Дэвид Кох вафат булган. Аңа 79 яшь иде. Ул дөньяда иң бай кешеләр исемлегенә керә. Бу турыда NBC News басмасына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.
Миллиардерның туганы Чарльз Кох сүзләренчә, аның абыйсы Дэвид үлгән. "Авыр хисләр белән хәбәр итәм: абыем Дэвид вафат булды", - дигән ул.
Кохның ни сәбәпле үлгәне әйтелми. Моннан 27 ел элек аңа "простата яман шеше" диагнозы куелган булган. Ул вакытта миллиардер авыруны җиңгән.
Дэвид Кох 2019 елда Forbes мәгълүматлары буенча миллиардерлар арасында унберенче урында. Аның энесе дә шушы ук позициядә. Дэвидның да, Чарльзның да байлыгы 42,4 миллиард доллар булган.
Дэвид һәм Чарльз Кохлар - әтиләре оештырган Koch Industries компаниясе хуҗалары. Оешма нефть эшкәртү, ашламалар җитештерү, шулай ук көнкүреш товарлары җитештерү белән шөгыльләнә. Аларның компанияләре, мәсәлән, стаканнар һәм бәдрәф кәгазе ясый.
Дэвид Кох хәйрия эшенә күп игътибар бирә, аеруча медицина тикшеренүләре белән шөгыльләнүгә. Шуңа да карамастан, кайсыбер иҗтимагый хәрәкәтләр, мәсәлән, экологияне яклаучылар, Koch Industries оешмасын глобаль җылынуга каршы көрәш буенча прогресска комачаулауда гаепли.
Бу хакта "Интертат.ру" яза.
Читайте нас