Бу юлы Чакмагыш районында.
Бүген иртән Чакмагыш районында булган авариядә 25 яшьлек хатын үлгән. Бу хакта республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов үзенең блогында хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, бүген иртән Бүздәк - Чакмагыш - Дүртөйле юлында каршыга килүче ике автомобиль бәрелешә. Hyundai Verna руле артында - Краснокама районыннан 31 яшьлек ир, ә "ВАЗ-2114" машинасында 19 яшьлек егет була. Бәрелешү нәтиҗәсендә Hyundai автомобиле кюветка төшеп китә.
Кызганычка каршы, чит ил маркалы машина пассажиры шунда ук һәлак була. Икенче машинаның водителенә һәм аның өч пассажирына табиблар ярдәме кирәк була. Аларның хәле әлегә билгеле түгел.