+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 август 2019, 10:13

Рульдагы хатын кеше бәрдергән

Үлемечле авария Уфа - Охлебинино юлында булган.

Үлемечле авария Уфа - Охлебинино юлында булган.
Кичә кич Иглин районындагы Уфа - Охлебинино юлының 16нчы километрында җәяүле катнашлыгында үлемечле авария теркәлгән. Республика буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, авариядә 29 яшьлек ир һәлак булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, җәяүлене “Mazda 3” руле артында утыручы 39 яшьлек Уфа хатыны бәрдерә. Бәрелешкәннән соң машина кюветка очып төшә.
Соңгы тәүлекләрдә республикада 14 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда өч кеше үлгән, 17 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Читайте нас