+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 август 2019, 20:19

3 яшьлек баланы ток суккан

Бу хәл Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге үзәк ял һәм мәдәният паркында булган.

Бу хәл Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге үзәк ял һәм мәдәният паркында булган.
Бүген кичне Уфа паркына әнисе белән ялга чыккан 3 яшьлек баланы ток суккан. Бу бәхетсез очрак Мәҗит Гафури исемендәге үзәк ял һәм мәдәният паркында булган.
Билгеле булуынча, бала әнисе белән аллея буйлап йөргәндә, сабый газонда яткан электр чыбыгын кулына алырга уйлый. Бәхетсезлеккә, электр үткәргечтә ток булган һәм баланың кулын пешергән.
Уфаның халыкны яклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу урынга коткаручылар һәм авария бригадасы килеп җиткән.
Малайны ашыгыч рәвештә дәвалау учреждениесенә озатканнар. Табиблар ярдәменнән соң, баланы өенә җибәргәннәр.
Әлеге вакытта бу очракның сәбәпләре ачыклана.
Читайте нас