Башка районнарда ничектер, ә менә Дүртөйле районы хакимияте чаң кага: халык бәрәңге һәм башка үсемлек сабакларын чүплекләргә йөк-йөк аудара башлаган. Чүп чыгаручы оешма зур канәгатьсезлек белдерә, калдыкларны вакытында төяп алып китә алмый. Шул ук вакытта экологлар әйтүенчә, бәрәңге сабагы ише чүпне контейнерга салучыларны штрафлар көтә.
Бүгенге көндә Дүртөйле халкы чүп өчен кеше башыннан ай саен 70 сум түли. "Акчасын түлим бит, чүбен дә рәхәтләнеп чыгарам!" - диючеләр дә бар.
Тик менә экологлар искәртүенчә, бәрәңге сабагы каты көнкүреш калдыкларына керми. Шуңа да аны түгүчеләр белгечләр күзенә чалынса, штрафка тарттырылачак икән.
Үсемлек сабакларын контейнерларга ташламаска да була инде. Алардан бик яхшы черемә әзерләргә мөмкин ич!