+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 август 2019, 07:03

Баланы душта... ток суккан

Әнисе ике яшьлек улын душта беразга гына ялгызын калдыра, кире әйләнеп керсә, бала үлгән...

Әнисе ике яшьлек улын душта беразга гына ялгызын калдыра, кире әйләнеп керсә, бала үлгән...
Мәскәү янындагы Орехово-Зуевода булган бу хәл.
Душ янында розеткага тоташтырылган лампа торган. Әнисе югында бала шуны суга тартып төшерә һәм ток сугудан үлә.
Әлеге фаҗига буенча суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Балаларны ваннада, душта ялгызларын калдырмагыз. Электрдан эшли тоган җайланмаларны ванна бүлмәсендә тотмагыз. Берәр вакыт бу фаҗигагә китерергә мөмкин.
Читайте нас