+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 август 2019, 07:07

Кара урманда - дүрт көн, дүрт төн...

Аскын районында урманда адашкан 79 яшьлек Бәһия апа Нигъмәтова ашамыйча, эчмичә, юка гына күлмәктән булып та исән калган. Безнең әбекәйләр чыныккан шул алар...

Аскын районында урманда адашкан 79 яшьлек Бәһия апа Нигъмәтова ашамыйча, эчмичә, юка гына күлмәктән булып та исән калган. Безнең әбекәйләр чыныккан шул алар...
Аскын районында әби югалуы турында 22 августта ук билгеле булган иде.
Ул ялгызы гөмбәгә китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Хәлне аның ишетмәве да катлауландыра. Аны эзләргә авыл халкы, ирекмәннәр чыга.
- Дүшәмбе иртәсе җитте. Барысына да диярлек - эшкә. Әбинең туганнары елый-елый ярдәм сорый. Янә бер тапкыр аларга шалтыратам, ә алар, әби табылды, ди! Исән.
Арып-талган, ач һәм хәлсезләнгән. Аны коткаручылар тапкан. Урманда бер кат күлмәктән 4 тәүлек адашып йөреп тә исән калган! - дип яза "Лиза Алерт-Башкортстан" эзтабарлар төркемен оештыручыларның берсе социаль челтәрдә.
Әбекәйләр ялгызы гына урманган китмәсен иде. Колагы ишеткән, күзләре күргәннәргә кесә телефоны белән ныклап дуслашырга кирәк.
Читайте нас