Екатеринбургта яшәүче Екатерина Колбасина исемле яшь хатын, үз фотосын кабер ташында күреп, шаккаткан.
Көннәрдән бер көнне аның сеңлесе документларына флешкадан фото чыгартып алу өчен фотосалонга килә. Шунда аның игътибары стенада эленеп торган фотога төшә. Кабер ташына куела торган овал эчендә аның апасының фотосы булып чыга. Кыз, гаҗәпләнеп, апасының исән булуы турында әйткәч, фотоны аңа биреп җибәрәләр.
Екатерина белдерүенчә, бу фотога ул 8 ел элек, институтка укырга кергәндә төшкән булган. Фотосалон җитәкчесенә дәгъва белдерергә дип баргач, оешманың биредән күчеп китүе ачыклана. Аңа дип язылган хат та кире әйләнеп кайткан. Ләкин хатын бу очракны болай гына калдырырга җыенмый.
"Бу хәлне бигрәк тә әнием авыр кабул итте. Нинди әти-әнинең исән баласының фотосын шушы овал эчендә күрәсе килсен?! Исемем, туган елым туры килми, ләкин фотомны шундый максатта кулланулары бернинди кануннарга да сыймый. Димәк, фотосалонга килеп, фотога төшкән һәркем үз рәсемен кабер ташында күрергә мөмкин", - ди Екатерина.