Әнисе аңа компьютерда уйнарга рөхсәт итмәгән.
Бу котычкыч хәл Болгариядә булган. Яшь бала ике көн буена компьтер артыннан китмәгән дә. Кеше әйткәнне дә тыңламаган.
Арытаба әнисе бала өйдә тавыш күтәргән өчен аны үз бүлмәсендә бикләп куйган. Әнисе йокларга яткач, бала аңа 15 тапкыр пычак белән кадаган.
Бала, нәрсә эшләгәнен аңлагач, полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Әлеге вакытта аның белән психологлар эшли.
Шуны исегездә тотыгыз: белгечләр яшь балаларга компьютер артында көненә ике сәгатьтән артык утырмаска киңәш итә. Атыш уеннары аларның психилогиясенә начар тәэсир итә.