Малай гаражлар арасына төшеп киткән телефонын алырга уйлаган.
Кичә Уфаның Сельская урамында урнашкан гаражлар арасына 10 яшьлек малай кереп кысылган. Бала шулкадәр эчкә кереп кысылган ки, коткаручылар ярдәменнән башка чыга алмаган.
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, малайлар гаражлар башыннан йөгереп уйнаган вакытта берсенең телефоны арага төшеп китә. Телефонын алырга теләгән бала тар арага үзе дә кереп кысыла.
Тиз арада килгән коткаручылар гараж боксларын гидравлик инструмент ярдәмендә каера. Шуннан соң гына “плен”га эләккән малайны бау белән тартып чыгаралар.
Коткаручы-табиб караганнан соң баланың җитди тән җәрәхәтләре алмавы ачыклана.
Бәхеткә, бу очрак фаҗигасез тәмамлана, коткаручылар баланы вакытында килеп җитеп коткара. Әти-әниләр гаражлар башыннан йөгереп уйнарга ярамаганлыгын, бу урынның бик хәвефле булуын, кеше гомере өчен куркыныч тудыруын балаларга алдан аңлатсын иде.