+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 август 2019, 11:03

Беслан балаларын коткарган яугирне имгәткәнче тукмаганнар

Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Александр Воронцов 2004 елның сентябрендә Бесландагы 1нче мәктәптә террорчылар әсирлеккә алган балаларны азат итү операциясендә катнаша. Аннан кайткач, үзе яшәгән Дим бистәсендә хулиганнар кулына эләгә.

Быел июль аенда ул балалар уйный торган тар юлдан мотоциклчы барганын күреп алган. Александр аңа кисәтү ясаган, ә анысы дусларын чакырган. Алар, таяклар белән коралланып, Александрга һөҗүм иткән. Ирне хастаханәгә алып киткәннәр, анда ул комага киткән.
Александрга операция ясаганнар – табиблар баш сөягенең бер өлешен кисеп алган. Саша комадан чыккан, әмма ярты гәүдәсе хәрәкәтсез.
Аны бу хәлгә төшергән кешеләр качып котылган, әлегә аларның эзенә төшмәгәннәр.
Александрга хәзер хәйрия фондлары һәм битараф булмаган кешеләрнең ярдәме кирәк. Ул, һәр елдагыча, 1 сентябрьдә Бесландагы мәктәпкә барырга хыяллана. Анда аны үзе коткарган балалар көтеп тора...
Читайте нас