+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август 2019, 15:26

Этең өчен төрмәгә утыруың да бар!

Илебезнең әле теге, әле бу төбәгендә этләрнең адәм балаларына ташлануы хакында күңелсез хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Хәзер эте кешегә һөҗүм иткән җавапсыз бәндәләргә карата закон катыланачак. Дәүләт думасында бу җәһәттән проект карала.

Әгәр эт кешегә зыян салган икән, хуҗасын ярты елга рәшәткә артына утыртырга һәм 200 мең сум штрафка тарттырырга тәкъдим ителә.
Эт тешләренә эләгүче уртача авырлыктагы зыян алса, эт хуҗасына штраф 400 мең сумга кадәр арта, ә иреге бер елга кадәр чикләнә, яки 250 сәгать мәҗбүри эш белән алмаштырыла.
Әгәр дә эт кеше сәламәтлегенә авыр зыян салса, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр җанвар һөҗүм иткән вакытта зыян күрүче җан бирсә, эт хуҗасына биш ел төрмә яный, ә корбаннар икедән дә артса, бу срок җиде елга кадәр булачак.
Читайте нас: