+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 август 2019, 17:22

Ике баланың гомерен ваемсызлык өзде

Бүген төштән соң Туймазы районының Түбән Троицкий авылы янында булган коточкыч фаҗига турында хәбәр иткән идек.

Бүген төштән соң Туймазы районының Түбән Троицкий авылы янында булган коточкыч фаҗига турында хәбәр иткән идек.
"Нексия" машинасы юлдан чыгып очып, агачка килеп бәрелә. Авариядә 4 һәм 6 яшьлек ике кыз бала һәлак була. 35 яшьлек водитель белән 24 яшьлек пассажир хатын дәваханәгә китерелгән.
Баксаң, әлеге водитель быел эчкән килеш машинага идарә иткән өчен водитель хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Балалар махсус креслога утыртылмаган.
Яңгыр явып үткәннән соң юеш юл аеруча саклык таләп итә. Кызганычка каршы, бу юлы ваемсызлык ике баланың гомерен өзде...
Читайте нас