+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 август 2019, 15:59

Шәймиевлар исемлектә ничәнче?

Русиянең иң бай гаиләләре исемлеген Forbes төзегән.

Русиянең иң бай гаиләләре исемлеген Forbes төзегән.
Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиевның уллары беренче өчлеккә кергән. Былтыр алар дүртенче урында иде.
Forbesның Русиядә чыгучы журналы Татарстан дәүләт киңәшчесе, элекке Президент Минтимер Шәймиев гаиләсенең керемен 2,8 миллиард доллар дип бәяләгән. Былтыр бу гаилә 2,48 миллиард доллар белән дүртенче урында иде.
«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең уллары Радик һәм Айрат төбәкнең иң бай кешеләре статусын гына саклап калмады, капиталларын арттырды да. Бер ел эчендә аларның гомум байлыгы, 320 миллион долларга артып, 2,8 миллиард долларга җитте», дип яза Forbes.
Басма язуынча, аларның һәркайсы ТАИФ төркеменең 19,5 акциясенә ия. Әлеге төркемгә «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү, «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез» һәм ТГК-16 ширкәтләре керә. Айрат Шәймиевнең улы Тимур «МНКТ» ширкәтен җитәкли, аның кулында ширкәт акцияләренең 30 проценты. Тимур Шәймиевның гомум байлыгы 50 миллион доллар дип исәпләнә. Аңа 30 яшь, дип яза "Татар тудей".
Радик Шәймиевнең кызы Камилә 2014 елның маена кадәр ТАИФ акцияләренең ике процентына ия булды, ә 2015 елга кадәр Мөдирләр шурасына керә иде. 27 яшендә ул Forbes-ның Русиядәге иң бай хатын-кызлары рейтингында тугызынчы урынга эләкте. «Рейтингка эләккәч, еладым. Чөнки бу барысына да үз тырышлыгы белән ирешкәннәргә карата гаделсез булып күренде», дигән иде Камилә Шәймиева Tatler журналына интервьюда.
Хәзер ул Doc+ медицина стартапы белән шөгыльләнә, АФК «Система»га караган «СГ-Трейдинг» ширкәте җитәкчеләр шурасына керә.
Читайте нас