Аның әнисе бүген иртән генә кызының хәле бераз яхшыруын хәбәр иткән иде.
22 августта Төркиядә кунакханә бассейнында 12 яшьлек Алисаның кулын насос суырып ала. Баласының төптә чәбәләнгәнен әтисе күреп кала һәм ярдәмгә ташлана. Аңа башкалар кушыла.
Кызганычка каршы, кызны тиз генә коткарып булмый. Моның өчен бассейнның суын агызырга һәм торбаны ватарга туры килә. Кунакханә хезмәткәрләренең озак булышуы нәтиҗәсендә Алиса су астында бик озак була һәм комага китә.
Үткән вакыт эчендә бала дүрт тапкыр клиник үлем кичерә. Бераз арулангач, аны Русиягә алып кайтырга тиеш булалар. Якыннары аның тереләчәгенә нык ышанган иде. Язмады..