Аларга “убыр синдромы” диагнозы куела.
Испаниядә 16 балага шундый диагноз куеган. Бу чир аларның тәне йон белән каплануыннан гыйбарәт.
Яшь пациентларны, ашказаннары авырткач, омепрозол белән дәвалаганнар. Ә аның составында йон үстерә торган матдә — миноксидил булган. Нәтиҗәдә, балаларның гәүдәсенең төрле урыннарында йон үсә башлаган.
Июльдә чир китереп чыгаручы даруны әйләнештән алганнар. Властьлар, ул Испаниянең көньяк өлешендә 30 аптекага таралган, дип фаразлый.
Әлеге даруны җитештерүче компания лицензиясез калган.