+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 август 2019, 10:59

Радий Хәбиров Республика көнен үткәрү турындагы указга кул куйды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров агымдагы елның 11 октябрендә Республика көнен үткәрү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров агымдагы елның 11 октябрендә Республика көнен үткәрү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Быел Республика көнен бәйрәм итү Башкортстанның 100 еллыгына багышлана.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә, Русия һәм республика дәүләт символикаларын кулланып, учреждениеләр, урамнар, мәйданнар, җәмәгать биналары һәм торак кварталларын бәйрәмчә бизәргә тәкъдим ителде.
Агымдагы елның октябрендә муниципалитетларга Республика көненә багышланган тантаналы, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрергә, төрле тармакларның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләргә, ярминкәләр, күчмә бәйрәм сәүдәсе оештырырга тәкъдим ителде.
Мәдәният һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыкларына фәнни-гамәли конференцияләр, тематик кичәләр, фестивальләр, конкурслар, эстафеталар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү йөкләтелде.
Читайте нас