+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 август 2019, 10:36

"Төркиядә эчке органнары өчен кызыбызны үтерделәр..."

Төркиягә әти-әнисе белән ял итәргә барган 16 яшьлек Софья Ланшакованың туган илгә үле гәүдәсе генә кайткан. Ул гына да түгел, әти-әнисе кызларының барлык эчке органнары да урынында икәнлегенә зур шик белдерә.

Красноярск шәһәреннән килгән гаилә Төркиядә матур гына ял иткән.
Ялның 9нчы көнендә Софьяның эче авырта башлый. Аны "Сиедра" дип аталган шәхси клиникага алып киләләр. "Аппендицит" дигән диагноз куела. Күпмедер вакыттан соң кызны икенче дәваханәгә күчерәләр. Ә 9 сәгатьтән соң табиблар баланың перитониттан үлүе хакында хәбәр итә.
Мәрхүмәнең әти-әнисенә аның үлеме турындагы таныклыктан башка бернинди кәгазьләр, документлар да бирелми. Кайгыга баткан ата-ана, кызларының берничә эчке органы алынган, дип чаң суга. Алар Красноярск суд-медицина экспертизасына мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү нәтиҗәләре сентябрьдә билгеле булачак.
Читайте нас