+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 август 2019, 07:11

Алты айлык кызын үтергәнче кыйнаган

22 яшьлек хатын 2018 елның июнендә бала таба. Баланы ул берүзе карый, шуңа да нык арый торган була, аның елаган балага ачуы килә.

22 яшьлек хатын 2018 елның июнендә бала таба. Баланы ул берүзе карый, шуңа да нык арый торган була, аның елаган балага ачуы килә.
2018 елның 26 декабрендә ул баласы белән өйдә берүзе кала.
Бала елый башлый һәм анасы аның күкрәгенә суга. Кыз бик нык имгәнә. Әмма анасы аны табибка күрсәтми. Баланың тәнендә күгәргән урыннар булуга карамастан, анасы аны кыйнавын дәвам итә.
29 декабрь иртәсендә хатын баланың эченә суга. Кич баланың күзе артка китә башлый һәм анасы, куркып, күршесен чакыра. Күршесе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта, әмма килгән табибларга баланың үлемен расларга гына кала.
Ана кешегә карата Җинаять кодексының 111нче мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын кулга алынган, аның психик халәте нормаль дип билгеләнгән. Биографиясендә бер факт игътибарга алынырга тиеш: ул коррекцион мәктәптә белем алган.
Бу хәл Владимир өлкәсендә булган, дип яза "Интертат.ру"
Читайте нас