+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 август 2019, 15:10

Кандидатның дәгъвасы канәгатьләндерелмәде

30 августта Башкортстан Югары суды республика Башлыгы вазыйфасына кандидат Радий Хәбировны теркәүне гамәлдән чыгару турында Рәфис Кадыйровның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты, дип хәбәр итә "Башинформ".

30 августта Башкортстан Югары суды республика Башлыгы вазыйфасына кандидат Радий Хәбировны теркәүне гамәлдән чыгару турында Рәфис Кадыйровның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты, дип хәбәр итә "Башинформ".
Эш материалларында әйтелгенчә, Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2019 елның 8 июлендеге карары белән Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат булып теркәлде. Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат буларак теркәлгән Рәфис Кадыйров биргән административ дәгъвасында Радий Хәбировның теркәлүен гамәлдән чыгаруны таләп иткән. Аерым алганда, Рәфис Кадыйров БСТда «Республика Live» видеосюжетларын китерә, аларга кандидатның сайлау фондыннан түләнмәгән.
"Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидатның махсус сайлау фонды акчасы хисабына видеоматериалны урнаштыру зарурлыгы юк иде, чөнки әлеге видеосюжетлар агитация материаллары билгесенә ия түгел һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары үз инициативасы буенча, гражданнарга власть органнары, вазыйфа биләүче кешеләр эшчәнлегенең кайбер юнәлешләре турында мәгълүмат бирү тәртибендә таратылган иде", - диелә дәгъва гаризасына каршы килүдә.
Бүген судья карарның резолютив өлешен генә укыды, дәлилләү өлеше суд сайтында соңрак басылачак.
Читайте нас