Моннан 19 ел элек юкка чыккан малайны эзләү дәвам итә
Транспортта, урам баганаларында, мәгълүмат чараларында, Интернетта кешеләр югалу турында белдерүләрне еш очратырга мөмкин. Кайбер очракта кеше бераздан исән-сау өенә кайта, кайчак аның үлгәнлеге ачыклана, ә кайбердә ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Соңгылары саны арту дөньяда зур борчылу тудыра. Җәмәгатьчелекнең игътибарын бу җитди проблемага юнәлтү максатында шушы көн булдырылган. Быел ул тугызынчы тапкыр билгеләнә.
Безнең туган тиешле бер абыебыз Себердә юкка чыкты. Иртән торган, юынган, ашаган да эшенә чыгып киткән. Шул китүдән кайтмады. Әти-әнисе барып эзләп тә карады. Суларга төшкәндәй юк булды. Әйткәндәй, соңрак, ниндидер сулыкны кичкәндә батып үлгән, дип милициядә эшне ябып куйдылар бугай. Әтисе вафат инде. Әнисе бүген дә көтә...
Бер танышыбыз Мәскәү уртасында югалды. Машинасын таптылар, үзе юк. Аңа да ун-унбиш ел үтте. Бернинди хәбәр-хәтер ишетелми. Якыннары көтә...
Бүген Русиядә билгеләнүче көн аларга кагылмый. Ә бәлки кагыладыр да. Бүген — Халыкара урланган кешеләрне искә алу көне. Юкка чыкканнарның кайсы урланган, кайсы юк икәнен без белмибез бит. Шуңа да мин гаип булган кешеләрнең бөтенесен дә искә алырга чакырам.
Мәсәлән, 19 ел элек югалган Кенан Мостафаевны. Бәләбәйдә яшәгән 7 яшьлек Кенан 2000 елның 13 июлендә юкка чыкты. Шуннан соң үткәрелгән тикшерүләр, сорашулар аның урланганлыгына шик калдырмый.
...Җәй көне малайны әти-әнисе ике абыйсы белән Иглин районы фермерының шәхси участогында булган “Саргай” лагерена озата. Әйтүләренчә, бу лагерьның сәламәтләндерү кампаниясенә бернинди катнашы да булмый. Үз территориясенә 60тан артык бала керткән фермер һәм тәрбиячеләр Чиләбе сектанты оештырган “Радастеи” деструктив мәдәниятенә бирелгәннәр. Адептлар кеше тәненә мәдхия җырлаган. Иглин районындагы лагерь-общинада “радастеецлар” гадәти тормыш алып барган һәм, бәлки, анда тәрбияләнүчеләрне дә җәлеп иткәндер.
Абыйлы-энеле Мостафаевлар әти-әниләренә бу сәер урыннан алып китүләрен сорап хат язган. Хәбәрне азык-төлек алып килгән хатын-кыз аша тапшырганнар, әмма ул адресатка барып җитмәгән. Тиздән Мостафаевлар өйгә икесе генә кайта һәм Кенанның югалуын хәбәр итә. Ачыклануынча, 13 июль көнне балалар елгада су коена. Аннары Кенан Мәскәүдән килгән 10 яшьлек Ярослав белән бергә юкка чыга. Башкача аларны күрүче булмый.
Әнисе баласын эзләүгә ташлана. Аңа сектантларның тиле-миле җавапларын тыңларга, битарафлыкларына түзәргә туры килә. Башка иң беренче килгән уй: бәлки батып үлгәннәрдер? Юк. Водолазлар Сим елгасы төбен тикшергән, әмма берни дә тапмаган.
Һәм озак елларга сузылган эзләнүләр башланган. 2002 елда Кенанны ике ел элек Сим шәһәрендә күрүләре турында хәбәр килә. Малайны автомобильдән трассага ташлап китәләр, аны бер гаилә табып ала, бала аларда ун көн яши. Үзе турында ул берни дә сөйли алмаган. Кайбер мәгълүматлар буенча, аны милициягә озаталар. Ул янә юкка чыга.
Үткән вакыт эчендә Кенанны экстрасенслардан алып детективларга кадәр эзли.
“ТНТ”ның “Экстрасенслар көрәше” телепроектының дүртенче сезоны җиңүчесе Турсуна Закирова үз командасы белән Бәләбәйгә Кенан югалган урынга килә. “Ул миңа үзе шалтыратты, бик гаҗәпләндем. Ул бәян ит-кәннең барысы да дөреслеккә туры килде”, — ди Ирада Мостафаева. Ләкин барыбер көткән нәтиҗә булмый.
Кенанның югалу тарихын “Көт мине” программасында да күрсәттеләр.
— Тапшыруга бардым. Журналистлар, шулай ук, Бәләбәйгә килде, тикшерү үткәрде. Кенанны соңгы булып күргән милиция хезмәткәре белән сөйләштеләр. Ул минем үземә генә баланы Уфа ягына электричкага утыртуын әйткән иде. Шушыннан соң җеп өзелә. Бер елдан соң тапшыруга шалтыратып, Сим шәһәрендә чегән таборында Кенанга охшаган малайны күрүләрен әйткәннәр. Баламны чегәннәргә сатмадылар микән, — дип икеләнә ана.
Детектив хезмәтләренә дә мөрәҗәгать иткәннәр, шактый сумма түләгәннәр, нәтиҗә юк.
Эзләү гаиләне Төркиягә алып килгән. Монысы барыбызга да билгеле Өмет (Умут) тарихына барып тоташа. Ун ел элек Антальядагы шәһәрдә яшәүче бер игелекле ханым юлда машина бәргән егетне таба. Ул аңсыз була, ә комадан чыккач, аның хәтерен тулысынча югалтуы ачыклана. Кенанның әнисе Өмет янына барган. Ләкин Өмет аңа өмет өсти алмаган... Әйткәндәй, бичара үсмер тәки туганнарын таба алмыйча үлеп китте...
Ә Кенан исәндер кебек. Аны эзләү дәвам итә…
Әти-әни нәрсәләрне өйрәтергә тиеш?
* Бала исем-фамилиясен, адресын, әти-әнисенең исемен белергә тиеш.
* Югалган очракта якыннары белән соңгы тапкыр булган җирдән беркая кузгалмыйча көтеп тору хәерле.
* Бала полиция хезмәткәре, тәртип сакчысы, формадагы абый яки апаны эзләп табарга, аңа мөрәҗәгать итәргә тырышсын.
* Балалы хатын-кызлардан ярдәм сорарга була.
* Әти-әнинең телефоны язылган кәгазь кисәген кесәсенә тыгарга, силикон беләзек ясатып алып, баланың кулына киертергә кирәк.
* Өлкәннәр ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, “мин әле кечкенә, зурлар янына барыгыз” дип каршы килергә, алып китә башласалар карышырга, ярдәм сорап кычкырырга өйрәтегез.
* Берәр зур бәйрәмгә барганда, өйдән чыкканда баланы фотога төшерсәгез, югалган очракта, бу аны тизрәк табарга ярдәм итәчәк.
* Саклык банкы (Сбербанк) логотибы булган банкны танырга өйрәтергә мөмкин. Ул бик күп җирдә урнашкан. Бала анда кереп, ярдәм сорый ала.
Сәхифәне Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.