Бердәм тавыш бирү көнендә үтәчәк сайлауларда алдан тавыш бирергә буламы? Шушы һәм башка сорауларга Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат ГАДИЛОВ җавап бирә.
– Кемнәр нинди сайлауларда алдан тавыш бирә ала?
– 8 сентябрьдә урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларда 7 меңнән артык мандат алмаштырылачак. Төп һәм өстәмә сайлаулар, Уфа шәһәренең Дим, Киров, Совет, Октябрь районнарыннан һәм Агыйдел, Күмертау, Салават, Стәрлетамак шәһәрләреннән тыш, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә үтәчәк.
Нигезле сәбәп (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлек торышы) һәм башкаларга бәйле Бердәм тавыш бирү көнендә урындагы үзидарә органнарына сайлауларны үткәргәндә сайлаучы яшәү урыны буенча һәм исемлеккә кертелгән сайлау участогында тавыш бирү урынына килә алмый икән, аңа алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.
Башкортстан Башлыгын һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауларында вакытыннан алда тавыш бирү хокукы юк.
– Алдан тавыш бирү ничек башкарыла?
– Алдан тавыш бирү сайлаучының тиешле участок комиссиясе бинасында тавыш бирү көненә кадәр 10 көннән, ягъни 28 августтан да соңга калмыйча, бюллетень тутыру юлы белән үткәрелә.
Алдан тавыш бирү эш көннәрендә кичке вакытта (урындагы вакыт белән 16 сәгатьтән соң) һәм ял көннәрендә комиссияләрнең эш графигы нигезендә үткәрелә.
Алдан тавыш бирүне оештыру тавыш бирү серен тәэмин итәргә, сайлаучының ихтыяр белдерүен бозып күрсәтү ихтималлыгына юл куймаска тиеш. Участок сайлау комиссиясе тарафыннан алдан тавыш биргән сайлаучылар исемлегенә барлык кирәкле белешмәләр һәм тамгалар кертелә. Сайлаучылар исемлегендә вакытыннан алда тавыш биргән сайлаучылар фамилияләре каршында бюллетень биргәндә: “вакытыннан алда тавыш бирдем”, дигән билге куела.
– Алдан тавыш бирү өчен сайлаучы нәрсә эшләргә тиеш?
– Вакытыннан алда тавыш бирүче сайлаучы участок сайлау комиссиясенә гариза бирә, анда вакытыннан алда тавыш бирү сәбәбен күрсәтә. Гаризада сайлаучының фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, яшәү урыны күрсәтелергә тиеш. Участок сайлау комиссиясе әгъзасы сайлаучының гаризасында әлеге сайлаучының вакытыннан алда тавыш бирү көнен һәм вакытын билгели. Сайлаучының вакытыннан алда тавыш бирү турында гаризасы сайлаучылар исемлегенә теркәлә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.