Архангель районында авыруларны әлегә кадәр җимерек йортта кабул итәргә мәҗбүр булганнар
Архангель районының Яңа Чишмә авылындагы фельдшер-акушерлык пункты авария хәлендә. Диварлары черегән, түбәсеннән су ага, кышын утын ягып җылытыла. Бу хәл республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битенә шикаять язарга этәргеч биргән. Әлеге мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы тотып алган.
Әйе, бу бина тыштан иске сарайны яисә ташландык йортны хәтерләтә. Нигезе черегән йортны кышын утын ягып җылытырга тырышалар. Әмма узган гасырның алтмышынчы елларында салынган бина һич җылынырга теләми, “карт сөякләре”нә җылы үтми. Ә “пенсия яшендәге” бинаны һаман эшләтәләр.
Шушында пациентлар кабул ителә. Ләкин Липовка авыл Советы халкының һәм үзләренең хәвефсезлеге өчен фельдшерлар күбрәк кешеләрне йортларына йөреп тикшерә. Хәтта процедураларны да анда үткәрә.
Шушы уңайдан язылган күпсанлы шикаятьләр Радий Хәбировның авылга килүенә сәбәпче булды. Республика җитәкчесе пунктны карап, яңа ФАП төзелешенә киләсе елда ук керешәчәкләрен белдерде. Ә проектын быел ук башлаячаклар.
Авыл халкы, шулай ук, җитәкчедән авылны Интернетка тоташтыруда һәм даими транспорт хәрәкәте булдыруда ярдәм итүен үтенде. Республика җитәкчесе тиешле ведомстволарга район үзәгеннән Яңа Чишмәгә кадәр даими автобус рейсы булдырырга кушты.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүче эшче төркем төбәк җитәкчесенә язылган бер генә дөрес шикаять тә җавапсыз калмаячагына ышандыра.
Әйтик, менә Уфаның Менделеев урамында яшәүчеләр тротуар уртасында электр баганасы серәеп утыруына, ә аның яныннан гына койма тотылуына канәгатьсезлек белдергән иде. Бу шушы урыннан үтеп йөрүчеләргә комачаулый, бала яисә инвалид коляскасы белән үтү исә бөтенләй мөмкин түгел. Шушы хакта язылган мөрәҗәгать тә “Инцидент”ка килеп капкан.
Урындагы хакимият вәкиле Алина Мәхмүтова белдерүенчә, бу хәл тикшерелгән. Тротуарга автотукталыш килеп терәлә, ул койма белән әйләндереп алынган, ләкин бу җир участогы тиешенчә рәсмиләштерелмәгән, бернинди документлар да юк. Тикшерү вакытында бу стоянканың законсыз булуы ачыкланган һәм аны әйләндергән койманың бер өлешен сүткәннәр. Шул рәвешле тротуар киңәйгән һәм уртадагы багананы алып торуның кирәге калмаган. Хәзер монда кешеләр, шул исәптән коляска белән дә, үтеп йөрер өчен юл киңәйгән.
“Инцидент-менеджмент” программасы эшкә кушылганнан соң башкаладан килгән 12 мең мөрәҗәгать тикшерелгән. Аларның күпчелеге шәһәр мохитен төзекләндерүгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, йортларны һәм подъездларны капиталь ремонтлауга, шулай ук, чүп чыгару проблемасына кагыла. Моннан тыш, халыкны җәмәгать транспорты хәрәкәте һәм парковка урыннарын җиһазландыру борчый.